Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җимлекләр ясадыгызмы? Күәмнәр ясаганнар

Экологик тәрбия бирү юнәлешен җәелдереп, Күәм урта мәктәбе укучылары, бездә кышлаучы кошларга ярдәм йөзеннән җимлекләр элделәр.

Күәм урта мәктәбе укучылары, бездә кышлаучы кошларга ярдәм йөзеннән җимлекләр элделәр.

Бу күркәм эшне без дә дәвам итсәк табигатькә зур файда булыр иде. Кыш җитеп салкыннар башлануга, кошлар өчен кар астыннан азык табу кыенлаша, шунлыктан бик күп кошлар кыш көне ачлыктан үләргә дә мөмкин. Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр соң? 

Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салырга була. Шуны истә тотыгыз! Кошларга кара ипи, тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик күп зыян китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев