Йөзү турнирында Казан командасы алтын медаль яулады
Муниципаль хезмәткәрләрнең йөзү буенча республика спартакиадасында Казан командасы беренче урынны яулады. Ярышларда 10 команда катнашкан. Турнир Татарстан башкаласында «Акчарлак» бассейнында узган, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Башкарма комитет җыелма командасы ирекле стиль белән 4х50 метрга йөзү эстафетасында, 2:07:97 нәтиҗә күрсәтеп, җиңүгә ирешә. 2:44:10 нәтиҗәсе белән Азнакай спортчылары икенче урында калган. Алар Спартакиада барышында елдан-ел Казан өчен көчле көндәшләр булып кала, дип билгеләп үттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында. Бронза медаль Алабуга командасына бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Алдарак Казанның муниципаль хезмәткәрләре командасының мини-футбол буенча республика Спартакиадасында беренче урынга лаек булуы турында хәбәр ителгән иде. Көрәш мәйданында Татарстанның төрле районнарыннан тугыз команда көч сынашкан. Спорт чарасы Әлмәттә узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев