Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исегездә тотыгыз

Яңа елга санаулы көннәр калды. 2023 ел да тарих битләрендә калачак.

2024 елны тыныч күңел белән каршылау өчен тиешле барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк. Юлга чыксак, юл йөрү кагыйдәләрен, йортыбызда янгынга каршы таләпләрне төгәл үтәсәк кенә хәвеф-хәтәрдән саклана алырбыз.

Яңа ел каникуллары вакытында балаларыбызны да күз уңыннан югалтмасак иде. Һәрвакыт юл йөрү һәм янгынга каршы кагыйдәләрне исләренә төшереп торыйк. Кабат-кабат әйтелсә дә, зыянга булмас.

Төрле чараларда шикле әйберләр күрсәк тә, битараф калмыйк, вакытында тиешле органнарга шалтыратыйк. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән. Якыннарыбызны, балаларыбызны хәвеф-хәтәр, бәла-казадан саклыйк. 2024 ел бары тик куанычлар гына алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев