Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Өҗем авылында «Нугай» тавында «ТизЛәгән» тау шуу фестивале

Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан Иске Өҗем авылында «Нугай» тавында «ТизЛәгән» тау шуу фестивале шаулап узды. Кайнар коймак, җылы чәй, попкорн һәм татлы мамыктан да авыз итәргә мөмкинлек бар иде.

Фестивальдә төрле уеннар белән беррәттән халкыбызның онытылып барган милли уеннарына да өстенлек бирелде. Бәйрәмебезгә тагын дә ямь өстәп, фестивалебезнең махсус кунагы Миндияр Шәймәрдәнов чыгыш ясады. «Нугай» тау башы ул көнне балаларның шатлыклы чыр-чу тавышыннан, олыларның рәхәтләнеп, дөньяларын онытып тау шууыннан гөрләп торды. Көне дә искиткеч матур булды, халык та күп килде һәм бик яратып, чын күңеленнән ял итте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев