Иске Шимбердә зур эш бара
Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Дамир Галиәхмәтов олы шатлыгы белән уртаклашты.
Яңа Шимбер белән Иске Шимбер авыллары арасында да яңа юл салыначак. Гади юл түгел, әлбәттә. Дамба итеп өеп, асфальтлап куллануга тапшырачаклар. Бу уңайдан ташлары кайтарылган инде.
Бу хакта сүз берничә ел элек үк йөри иде. Ниһаять боз кузгалды. Иске Шимбер генә түгел, бөтен районыбыз халкына зур бүләк булачак бу.
Шулай ук Иске Шимбер авылы эчендәге электр баганаларын, җир астыннан узучы торбаларны күчерү эшләре дә башланган.
Әлеге төзелеш буенча газетабызның алдагы саннарында тулырак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев