Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Юлыбыз туры, эшләребез уң — алга барабыз», - ди Альфир Шакиров

Иске Мәңгәр клубына 6 ел буена, клубка рухи яктан да, физик яктан да бик күп хезмәт, тырышлык кергән.

2017 ел.. Техникумны укып бетереп, заочно КНИТУга югары белем алырга дип кереп йөргән чаклар. Читтән торып укыгач, эшләргә эш кирәк бит. Шулай бер, Казанга барганда, миңа ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Валиулович шалтрата. -«Энем, инде 2 елдан бирле Иске Мәңгәр клубы ябык тора. Кулыннан килми торган эш түгел, әниең дә зур ярдәмче булыр, газ да кертербез, әйдә шул клубны җитәкли башла әле?» ди. Уйлап карарга вакыт алдым, клубны төшеп карап мендем. Миңа хәтле дә кешеләр эшлим дип килеп караган, ләкин клубның нинди хәлдә икәнен күреп, баш тартканнар. Минем дә, яшь егетнең, мондый хәлдәге зданияда бик эшлисе килмәде башта. Ләкин, бер кереп китеп эшли башлагач, китте инде. Мәдәният эше дә ошап китте, районга төрле зур мероприятияләргә катнашырга чакыра башладылар, авыл халкы да үзләренеке кебек итеп, яратып кабул иттеләр. Шулай итеп, 2017 елның 17 июленнән, мин Иске Мәңгәр клубын җитәкли башладым.
Кергән көнне үк, әти-әни белән төшеп территориясын рәтләп, җыештырып куйдык. Эчке яктагы стеналарны әни белән буяп чыктык, пәрдәләрен юып, үтүкләп элдек. Көзгә кергәч газ кертү эшләре башланды. Анда да әти белән котельный идәнен заливать иттек, баганалар утырттык.
Мин, төрле, балалар һәм олылар өчен мероприятиялар үткәрдем, коръән ашы уздырдык. Газ кертү эшләре ул елны тәмамлана алмады, кыш буе клуб кабаттан ягылмый калды. Яз җитеп, стеналардагы бәсләр эрегәч, яңа гына әни белән буяган стеналарнын ак өлеше кара күгәрек белән капланды, кабаттан буярга кирәк булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, 2018 елда клубка газ керде, котельный бүлмәсе ремонтланды.
Һәр календарь бәйрәмендә авылда тематик мәдәни чаралар үткәрә башладым. 2 ел бәйрәм күрмәгәч, авыл халкы да җанланды, бик сөенделәр. Бүтән авылларда бәйрәмнәр гөрли, инде бездә бетә мени дип бик күңелсезләнгән булганнар. Шулай шул, авылга клуб бик кирәк! Миңа хәтле бу клубны күп еллар Вәсилә апа җитәкләде. Үз эшенен остасы булды, шушы клубка аларның да күп хезмәте кергән, рәхмәт аңа! Ләкин, Вәсилә апа пенсияга чыккач, клубны яшь буынга тапшырыйм дигән.
Шушы 6 ел буена, клубка рухи яктан да, физик яктан да бик күп хезмәт, тырышлык керде.
Еллар уза барган саен клуб матурлыгын тагын да җуя барды. Көчле җил булган саен түбәдәге калайны куптара, су үтә, идәннәре череде. Гел, авыл җирлеге башлыкларына да, Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчеләренә дә, аппарат җитәкчелегенә дә, клуб начар хәлдә, ремонт кирәк дип әйтеп килдем. -«Беләбез энем, вакыт җитәр, обязательно эшләрбез» диделәр.
Һәм чыннан да, Аллага шөкер 2023 елның башында, грант бар, клубка тотабыз дигән сүз ишеттем. Шатлыгым эчемә сыймады инде.
Май аенда сметчик авыл һәм район җитәкчелеге килделәр. Эшләрне планлаштырдылар. Грант 2 млн. гына булгач, нәрсә генә эшләп бетерерләр инде дип күңелем төшкән иде, юкка булган икән.
Шулай итеп, 28 августта эш башланды. Осталар бригадасы үзебезнең егетләр булгач та сөендем. Камиль абый Сиразиевка, Ильфат Абдуллинга, Рәшиткә, Рәсим Салахутдиновларга шушы эшкә алынганнары өчен һәм ялт итеп башкарып чыкканнары өчен зур рәхмәт! Кулларыгыздан куаныгыз егетләр!
Агач материалы алырга Марыйга Бәрәңгегә үзем дә бардым.
Эш түбәдән башланып китте. Профностил төсләрен дә үзем сайладым. Түбә ачылгач өскә матча тарттырырга швеллерлар менде, колхоздан опилка алып төшелде. Түбә эшеннән соң отмостка, аннан тимер ишекләр, пластик тәрәзәләр куелды. Эчке якта идән, сәхнә, стеналар, түшәм не гипсокартон белән каплау, ут кертү эшләре башкарылды.. Ахырдан, идәнгә ленолиум җәелде һәм искиткеч матур, өр-яңа пәрдәләр эленде. Аерым, бик матур итеп металлосайдингтан клубның тышкы ягы тышланылды. Тамбур эшләнелде.
Һәм ниһаять, 28 декабрь көнне ремонт эшләре тәмамланды. Клуб шундый матур состояниега килгәнгә күңелләр дә ышанмый.
Шушы 2 млн. лык грант артыннан йөреп, отып, шушы клубка тотканы өчен, ремонт вакытында булсын-булсын дип янып-көеп йөргән, спонсорлар табып, алар белән сөйләшкәне өчен, гел ярдәм итеп торганы өчен, зур хөрмәткә лаек ханымга, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Фаязовнага һәм аның командасына бик зур рәхмәт!
Беркайчанда юк димәгән, кирәк әйберне биргән, кайтарткан, техника һәм башкасы белән булышканы, безгә зур терәк булганы өчен күмәк хуҗалык рәисе Тәлгать Габделхаковичка бик зур рәхмәт! Яшәсен күмәк хуҗалык!
Шулай ук, Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Чулпан» иминият компаниясенең генераль директоры, чыгышы белән Иске Мәңгәр авылыннан булган Вафин Фәрит Салих улына пәрдәләр тектерергә матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт!
Сметчик Сәлим абыйга үз контролендә тотып эшләткәне өчен, «КомСервис» оешмасына төзүче компания булып эшләгәннәре өчен зур рәхмәт!
Аерым, зур рәхмәт район җитәкчелегенә. Фәрит Мансурович белән Айрат Фанилевич ремонт барышында клубка ничәмә ничә тапкыр, үз киңәшләре, ярдәмнәре белән килеп китмәгәннәр икән?
Шундый грантлар булганга республика җитәкчелегенә зур рәхмәт!
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринатовнага, һәм инде бу ремонт вакытында ярдәм кулы тигән һәр кешегә, авыл халкына эчкерсез олы рәхмәтләремне җиткерәм. Бу клуб Сезнең өчен, без эшләгән һәр эш һәр чара Сезнең өчен эшләнә.
Алдагысы көндә клуб тик тормас, мәдәни чаралар һәрдаем үтәр, авыл гөрләр дип сүз бирәм! Бүгенге көндә, Аллаһыма мең шөкер, аппаратура, ноутбук, яңа гына алынган сәхнә утлары, яңа өстәлләр барысы да үзебезнең клубныкы, кешегә ялынып йөрисе юк.
Аллага шөкер, булдырдык! Көнләшкәннәр көнләшсен, сөенгәннәр сөенсен!
Юлыбыз туры, эшләребез уң — алга барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев