Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабат кош гриппы турында

“Әтнә таңы” газетасы битләрендә кош гриппы турында һәрвакыт язылып килә.

Ни кызганыч, йорт кошлары арасында әлеге чир гел күзәтелеп тора. Әтнә ветеринария берләшмәсенең баш мал табибы Руслан Фәйзрахмановка бирелгән сорауларыбыз да, кош гриппы белән бәйле. Быел ел башыннан да кош гриппы очрагы теркәлеп тә өлгергән инде.

– Руслан, кош гриппы турында кыскача гына аңлатып китсәгез иде.

– 2021 елда Россиядә кош гриппы буенча 68 имин булмаган пункт теркәлде. Татарстанда Тукай районы Калмаш авылында шәхси хужалыкта бытбылдыкта кош гриппы ачыкланды. Агымдагы ел башыннан бүгенге көнгә 5 кош гриппы очрагы теркәлде. Шуңа күрә кошкорт асраган кешеләргә саклык чараларын үтәргә кирәк. –

Авыруның башка кошларга да тиз күчүе хакында бер генә тапкыр язылмады…

– Әйе, шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз, күркә асраучыларга ветеринар-санитария таләпләрен төгәл үтәү зарур. Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнәтирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгелләр. Кошларга азык калдыклары биргән очракта ул пешерелгән булырга тиеш. Яз аена да кердек. Шәхси хуҗалыклар кошкорт сатып ала башлыйлар. Кисәтеп шуны әйтсә килә, сатып алганда, аларның ветеринарная белешмәләре булырга тиеш. Хужалыкта кош-корт үлсә аның турында мал табибларына хәбәр итү сорала. Кош ите яки йомырка сатып алганда ул ветеринар-санитария экспертиза үткән булуы мөһим. Кулланыр алдыннан йомырканың кабыгы сабынлы су белән юылырга тиеш. Ашау өчен кош йомыркасы – 10 минут, итне 100 градуста 30 минуттан да ким пешерергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев