Казан аквапаркында исерек хәлдәге ир-ат бинаны шартлату белән янаган
Хәбәрләр

Казан аквапаркында исерек хәлдәге ир-ат бинаны шартлату белән янаган

Аквапаркка килгән кешеләр һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген көндез «Ривьера» аквапаркында исерек хәлдәге бер ир-ат үзен әдәпсез тоткан һәм бинаны шартлату белән янаган.

Шаһитлар әйтүенчә, аны полицейскийлар тоткарлаган. Ир-атка карап торышка 30 яшьләр тирәсе.

Аквапаркка килгән кешеләр һәм хезмәткәрләрне (200гә якын кеше) эвакуацияләгәннәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-05-2021/kazan-akvaparkynda-iserek-h-ld-ge-ir-at-binany-shartlatu-bel-n-yanagan-5824495


Нет комментариев