Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан арты буенча театраль тур кыска гына вакыт эчендә күп туристларны җәлеп итте

Итмәслек тә түгел, ул үз эченә Казан арты төбәгенең милли, рухи, мәдәни мирасы, шәхесләре белән танышуны ала.

Бу тур буенча сәяхәткә чыгу безгә - Ташчишмә, Иске Өҗем, Мокшы авылының хатын-кызларына да насыйп булды. Тур турында ишетүгә, нигә әле үземнең "Сәйлән" берләшмәсенә йөрүчеләрне дә алып бармаска, дигән уй килде. Алар янына авылдашларымны да өндәдем. Шулай итеп, 29 май көнне без юлга кузгалдык. Экскурсовод, Әтнә театрының артисткасы, Рәсимә Сәүбәновна. Беренче тапкыр бу эшкә алынам дисә дә, гомер буе экскурсовод булган диярсең. Сөйләме матур, аңлаешлы. Микрофон үз эшен төгәл башкармаса да, ул югалып калмады. Юл буе безгә тарихи мәгълүмат биреп барды. Иске Казаннан башланып, Түбән Бәрәскәдә тур тәмамланганчы без үткәнгә кайткан кебек булдык. Әтнә дәүләт театрының гаярь егетләре, матур кызлары безгә тарихны театральләштереп күрсәттеләр. Кыскасы, үз күзең белән барып күрергә кирәк. Турның маршрутын төзегәндә һәр элементын уйлап, җиренә җиткереп эшләүче театрның режиссеры Рамил Фазлыев, шагыйрә Гөлүсә Баттал . Ә мин, Ташчишмә авылы китапханәчесе, бу турга барган һәркем исеменннән оештыручыларга олы рәхмәтләр җиткереп калам. Эшлим дигән әмәлен табар, эшләмим дигән сәбәбен табар, диләр. Бу эшкә алынучылар бик кирәкле һәм файдалы эш башлаганнар. ,Еракларга китеп йөрисе дә юк, үзебезнең яклар да тарихи, истәлекле урыннарга бик бай. Афәрин диясе генә кала. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, Әтнә дәүләт театрының хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев