Хәбәрләр

Казанда 29 сентябрьдә алкоголь сатуны чикләячәкләр

Казанда 29 сентябрьдә Россия һәм Иран җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч уздырылу сәбәпле алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләячәкләр.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары республика хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган.

Чикләү шәһәрнең аерым территорияләрендә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында гамәлдә булачак. Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь сату өчен искәрмә каралган.

Чикләүләр кертеләчәк территорияләр исемлегенә «Спутник» гараж-төзелеш кооперативы районы, Академик Лаврентьев урамы, Балалар паркы, «Континент» районы һәм Нечаев урамы кертелгән.

Татар информ


Нет комментариев