Казанда җиде кешегә карата яшерен казино оештыруда гаепләү белдерелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, законсыз уен йорты агымдагы елның мае аенда Халтурин урамында арендага алынган бинада оештырылган. Анда уен автоматлары һәм компьютерлар урнаштырылган. Көч структуралары казиноны 2026 елның октябрендә япкан.
Хәзерге вакытта дәлилләр җыю һәм ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Нет комментариев