Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен 2024 елның августында уздырырга җыеналар

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова белән очрашты

Очрашуда 2024 елда Казанда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен оештыру турында фикер алышты. Камил хәзрәт бәйгене җәйнең соңгы аенда – Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Казанда үткән I Халыкара Коръән бәйгесе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды. Ул 2022 елның 17-20 май көннәрендә узды. Конкурста 50 кеше – чит илдән 30 һәм Россия субъектларыннан 20 кеше катнашты.

II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Нәзарәт белән бергәлектә үткәреләчәк.

Җитәкчеләр бәйгене үткәрү буенча уңышлы вакытны билгеләү, катнашучыларның яше, составы, җенесе һ.б., конкурска Россиядән һәм мөселман дәүләтләреннән жюри вәкилләрен җәлеп итү, бүләкләү, экскурсияләр үткәрү һ.б. актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Барлыгы 50гә якын илдән катнашучыны җәлеп итү көтелә. Шулай ук киңәшмә барышында Камил хәзрәт танылган мөселман галиме, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы шәех Мәэмүн әр-Рави белән элемтәгә керде һәм аңа жюри комиссиясе рәисе вазифасын тапшыру теләген җиткерде. Моннан тыш, бәя бирү комиссиясенә Россия, Мисыр, Ливия галимнәрен чакыру мөмкинлеге каралды, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев