Казанда инвалид балалы гаиләләр 10 мең сум алачак
Бу хакта мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Инвалид балалар тәрбияләүче Казанда яшәүчеләр 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.
Түләүгә ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалары тәрбияләнгән гаиләләр, I яки II төркем инвалид ата-аналары булган гаиләләр, инвалид ата-аналар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналар хокуклы. Гаиләнең барлык әгъзалары да Казанда теркәлергә һәм яшәргә тиеш.
Раслаучы документлар белән гаризаны теркәлү урыны буенча район администрациясенә 10 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Аңа гаиләнең барлык әгъзаларының паспортлары, балаларның туу турында таныклыклары, инвалидлык турында белешмәләр, банк счеты реквизитлары һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев