Казанда су басудан соң Фучика һәм Чишмәле урамнарында транспорт хәрәкәте яңартылды
Бу хакта шәһәрнең транспорт буенча комитетында хәбәр иттеләр.
Казанда элек Чишмәле һәм Фучик урамнарын су басу сәбәпле маршрутларын вакытлыча үзгәрткән автобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәте торгызылды.
Кичә бу урамнарда 1980 елда төзелгән 600 мм диаметрлы суүткәргеч җитди өзелгән. Ике бригада тиз арада килеп җиттеп, су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерделәр. Өйләргә су өзеклекләрсез бирелә — проблемалы участокта гына су сүндерелгән.
Шуның нәтиҗәсендә 5, 9 һәм 12 нче троллейбусларның хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Маршрут автобуслары № 5, 18, 30, 31, 45, 46, 68,70 «Ломжинская урамы» һәм «Чишмәле урамы»тукталышларында тукталмыйча , Фучик урамын Ломжинская урамы һәм Җиңү Проспекты аша әйләнеп чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев