Казанда торак йортта газ шартлаган
Хәбәрләр

Казанда торак йортта газ шартлаган

Бүген Казанның Гудованцев урамындагы йорттагы фатирда газ-һава катнашмасы шартлады. Тикшерүчеләр иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше ачкан.

 Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Фатирны арендалап торучы 39 яшьлек ир-ат зыян күргән. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята, дип билгеләп үтәләр ведомствода. Тикшерү эшләре бара.

Татар-информ


Нет комментариев