Казаннан мобилизацияләнгән ир-ат кирәк-ярак чыгымнары турында сөйләде
Казаннан мобилизацияләнгән Тимур Нагаев үзенең Телеграм-каналында махсум хәрби зонага җибәрүгә әзерлек өчен кирәк-ярак сатып алуга күпме акча сарыф итүе турында сөйләде.
Мобилизациягә әзерлек аңа 20350 сумга төшкән. Шулардан:
Бушлат - 5700 сум;
Чалбар - 3750 сум;
Ике пар тактик перчатка - һәрберсе 1200 сум;
30 литрга тактик рюкзак - 2700 сум;
Эчке җылы кием комплекты - 900 сум;
Флис эчке кием - 1400 сум;
Ике балаклава - 1200 сум;
Шарф - 600 сум;
Аптечка өчен сумка - 1700 сум.
Тимур сүзләренчә, бу әле сатып алуларның ахыргы исемлеге түгел. Ул шулай ук кышкы берцы, униформа, дарулар сатып алырга планлаштыра.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-mobilizaciyalangan-ir-at-kirak-yarak-cygymnary-turynda-soilade-5861215
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев