Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның «Наташа» хосписында намаз уку бүлмәсе ачылды

19 декабрьдә Казан шәһәренең «Наташа» хосписында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылышы тантанасы узды.

Әлеге чарада Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Наташа» хосписының генераль директоры Владимир Вавилов, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Намаз бүлмәсен ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру өстендә эшләүчеләргә – медицина-социаль учреждение җитәкчелегенә һәм коллективына, хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Бу намаз бүлмәсе пациентларга, аларның якыннарына һәм дусларына зур бүләк булды.

«Наташа» хосписында мөселманнар һәм православие динен тотучылар өчен гыйбадәт бүлмәләре Владимир Вавиловның башлангычы белән булдырыла. Аның тырышлыгы белән хоспис бинасында намаз бүлмәсе (мүсаллә) һәм часовня эшләнә, бирегә кереп гыйбадәт кылырга, җаныңа тынычлык табарга мөмкин, шулай ук авыруларның хәлен белергә имам Ирек хәзрәт һәм атакай Роман килә.

Намаз уку бүлмәсен җиһазландыру эшләре «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм битараф булмаган дин кардәшләр тарафыннан башкарылган.

Намаз уку бүлмәсенең гомуми мәйданы – 80 квадрат метр һәм ул якынча 50 кешене сыйдыра. Биредә ир-атларга һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тәһарәт алу өчен уңайлыклар бар. Бүлмәгә зур келәм (намазлыклар), минбәр, шәмаилләр урнаштырылды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев