Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрбиләр өчен 30 һәм 31 декабрь ял көне дип игълан ителде

Шуның урынына быелның 26 декабрендә һәм 2021 елның 16 гыйнварында эшләячәкбез, диде хәрби ведомство башлыгы.

Узып баручы елда 30 һәм 31 декабрь Россия хәрбиләре өчен ял көннәре булачак. Оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу РФ Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«РФ Кораллы көчләренең шәхси составына 2020 елның 30 һәм 31 декабрендә ял бирергә. Шуның урынына быелның 26 декабрендә һәм 2021 елның 16 гыйнварында эшләячәкбез», - дип ачыклык кертте хәрби ведомство башлыгы.

Шойгу мондый карарны «узып баручы елның кыен булуы, Кораллы көчләрне еш кына җитди сынаулар алдына куюы, чыдамлыкка сынавына» бәйле рәвештә кабул итүен искәртте. Барлык хәрбиләр дә бик күп, еш кына алны-ялны белмичә эшләде, диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-12-2020/h-rbil-r-chen-30-m-31-dekabr-yal-k-ne-dip-ig-lan-itelde-5795396

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев