Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбриклибез.
Киләсе ел барчабызга да саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык, җан тынычлыгы, бәхет китерсен. Яңа еллар мөбарәк, игелекле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин, тормышыбыз бәрәкәтле булсын!
Яңа елның бусагасын
Атлап кергән чагында.
Яңа өметләр балкысын
Күңелегездә тагын да!
Иң изге теләкләр белән Әтнә үзәк шифаханәсе
профсоюз оешмасы, ветераннар советы.
Нет комментариев