Кил Ат елы, әйдә, түрдән уз!
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Мин дә телим Яңа елга теләкләр:
Тугры булсын вәгъдә биргән йөрәкләр.
Исән булсын яу кырында батырлар,
Мин ышанам – җиңү белән кайтырлар.
Күпләп тусын илебездә балалар,
Чиста булсын без сулыйсы һавалар.
Тыныч булсын безнең зәңгәр күгебез,
Авырлыклар вакытлыча, түзегез.
Яшәр өчен уңай булсын калалар,
Үги хәлдә калмасыннар салалар.
Изгелектә булсын һәрчак күңелләр,
Йөз аклыгын бирсен иде гомерләр.
Ярдәмләшеп яшик шушы дөньяда,
Начар эшләр һич калмасыннар уйда.
Яхшы тормыш бу елдан өмет итик,
Тырышлык белән аны бердәм үтик.
Кил Ат елы, әйдә инде, түрдән уз!
Үз юлыңны Аллаһ теләгәнчә сыз.
Сәламәтлек юлдаш булсын һәркемгә,
Уңышлы ел булсаң иде илемә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев