Коронавирус, сау бул - башка килмә
Хәбәрләр

Коронавирус, сау бул - башка килмә

Коронавирус яз көне үк бетүгә таба йөз тота, ә җәен, гомумән, юкка чыгачак.

Әнә шундый фикердә Россиянең бер зур галиме. Ул моны күпчелекнең вакцина ясатуы, өстәвенә, организмның бу авыруга каршы тору сәләте арту белән бәйли. Шулай булсын иде... ә әлегә ул үз позицияләрен бирергә теләми.

Алган мәгълүматларга караганда, 5 гыйнварга авыруның яңа 92 очрагы теркәлгән; 29 кешене больницага салганнар. Соңгы тәүлектә 5 кеше вафат булган, шул ук вакытта 50 кеше дәваланып чыккан.


Нет комментариев