Көзге чакырылышка электрон повестка
1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана.
1 октябрьдән көзге чакырылыш башлана. Ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Армиягә 18дән 30 яшькә кадәрге егетләр чакырыла. Шулай ук 2023 елның 31 декабреннән соң 27 яше тулып, хәрби билетка ия булмаучылар да армия сафларына алына. Бу җәһәттән зур яңалык бар. Өч пилот төбәктә – Мари Эл республикасында, Сахалин һәм Рязань өлкәләрендә электрон повесткалар җибәрә башлыйлар. Моның өчен электрон повесткалар реестры сайты булдырылган. Аңа Дәүләт хезмәтләре порталы аша керергә мөмкин. Реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, повестка тапшырылган булып санала. Киләчәктә егетләргә бары тик электрон повесткалар гына юллау күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев