Татарстан июль аенда автокредитлар бирү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Хәбәрләр

Татарстан июль аенда автокредитлар бирү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

Бу хакта ТАСС агентлыгына Кредит тарихлары илкүләм бюросы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан 2026 елның июлендә бирелгән автокредитлар саны буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны алды - республика халкы 4,65 мең шундый займ рәсмиләштергән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Кредит тарихлары илкүләм бюросы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бер ай эчендә иң күп автокредит Мәскәүдә (6,21 мең) һәм Мәскәү өлкәсендә (5,73 мең) генә бирелгән. Санкт- Петербургта әлеге күрсәткеч - 4,27 мең, Башкортстанда 3,6 мең тәшкил иткән.

Россиядә июль аенда барлыгы 91,4 мең автокредит бирелгән. Июнь белән чагыштырганда (ул вакытта 104,6 мең займ рәсмиләштерелгән булган) автокредитлар бирү күләме 12,6 процентка кимегән.

Бирелгән автокредитлар саны иң күп булган 30 төбәк арасында иң сизелерлек айлык кимү Вологда һәм Ростов өлкәләрендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, шулай ук Новосибирск өлкәсендә теркәлгән. Мәскәүдә - 13,8 процентка, Санкт-Петербургта 10,9 процентка азайган.

Татар-информ


Нет комментариев