Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм урта мәктәбе укучылары махсус операциядә катнашкан авылдашлары Нияз Исмәгыйлев белән очраштылар

Нияз Исмәгыйлев 2006 елда Алия Садриева классында мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлап, СПТУда белем ала.

 Укуын тәмамлагач, Армия сафларында хезмәт итә. «Бик тыныч, акыллы, эшчән егет. Әнисе тәрбиясендә апасы белән үстеләр. Әнисенең олы терәге булды, йорт-җирләрен бик ныгытты. Кулыннан эш бик килә, эретеп ябыштыручы ул. Ул эшләгән баскычлардан атлаган саен рәхмәт укып искә алабыз үзен. Хәзерге вакытта СВОда пехотада хезмәт итә», — диде аның турында укытучысы Алия Садриева.
Күәм урта мәктәбендә Ниязны очрашуга чакырганнар. Укучылар Ниязга үзләрен кызыксындырган сорауларын биргәннәр. Ул исә үз чиратында укытучыларны тыңларга, алар гел яхшы булырга гына кушуларын истә тотарга кирәклеген әйтте. 
— Егет кеше хәрәкәтчән, җитеш булырга, спортны яратырга тиеш. Егет кеше Ватанны сакларга тиеш. Ватан бер генә. Бердәм булыгыз. Бердәм, ярдәмчел булганда гына һәркайда зур уңышларга ирешергә мөмкин, хәтта яу кырында да, — диде Нияз очрашу барышында.
Аның бу сүзләре укучылар өчен девиз булып яңгырады. Укучылар гына түгел, укытучылары да Ниязга сокланып утырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев