Күлле Киме мәктәбендә «Әнием-кадерлем» дигән темага музей сәгате үтте
Хәбәрләр

Күлле Киме мәктәбендә «Әнием-кадерлем» дигән темага музей сәгате үтте

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - «Әниләр көне» буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Күлле Киме мәктәбенең 1-7 сыйныф укучылары өчен Сибгат Хәким музеенда "Әнием-кадерлем" дигән темага музей сәгате үткәрелде. Авылдаш әдипләребез һәм күренекле кешеләребезнең әниләре Газизә апа, Хәтирә апа, Нәкыя апаларга багышланды бу чара.

Соңыннан шул темага багышланган шигырьләр сөйләп, әңгәмә уздырылды.


Нет комментариев