Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Күңелгә илһам килә» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды

Бер җылы сүз иңнәргә канат куя, бер җылы сүз яшәргә көч биреп, тормышка гаҗәеп төсмер өсти.

Татарстан китап нәшрияты оештырган әлеге китапны тәкъдим итү кичәсендә без бер генә җылы сүз ишетмәдек. Безнең һәрберебезне зурлап, иҗатыбызны уңай бәяләделәр. Гади генә, тамга өчен генә әйтелмәде ул сүзләр. 26 автор иҗатының үзенчәлеге, бизәге искә алынды... Сокландык, горурландык... Гаҗәеп җылы очрашуда гаҗәеп китапны кулыбызга алып, әлеге шатлыкны бүләк итүчеләргә рәхмәт укыдык. Узып баручы елга — нәтиҗә, ә киләсенә бәхетле билет оттык. Могҗизалар була икән ул... Бәхетле китап, гомерле җыентык булсын, үз укучысын тапсын дигән теләк белән таралыштык. Әлеге китапны дөньяга чыгаручыларны Аллаһы Тәгалә үзе зурласын, мәртәбәләр насыйп итсен. Изге гамәл дәвамлы булсын! Хисапсыз рәхмәт Сезгә дип яза Сүрия апа Мингатина үзенең социаль челтәрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев