Күшәр авылы мәчете Кушәр авылы китапханәсе белән берлектә балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырды
Катнашучы балаларга буләкләр дә мулдан булды.
Сабантуй моңлы авылыбыз егете тарафыннан азан әйтеп башланып китте. Милли уеннар, матур җыр - биюләр белән үрелеп барды. Башка авыл балалар сабантуеннан аермалы буларак Күшәрдә балалар өчен ел саен "ат чабышы" оештырыла. Биш заездга бүленеп чапкан атчыларның да үз җиңүчеләре билгеләнде. Балалар гына түгел өлкәннәр дә бик теләп катнашты уеннарда. Милли киемнән киенеп килүчеләр, баламы ул өлкән кешеме, бүләкләнде, "Иң кечкенә" һәм "Иң өлкән" сабантуй кунакларына бүләк тапшырылды. Һәтта "Иң ерак районнан килүчегә" дә бүләк бар иде. Сабантуй кунаклары тиенне һәм панданы балалар бик яратып кабул итте: биеделәр дә, фотога да төштеләр. Сабантуйны гөрләтеп авыл китапханәчесе Гөлүсә Ринат кызы алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев