Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Күшәр мәктәбендә ашханә яңартылды

Районыбызда агымдагы елда да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасы гамәлгә ашырылып килә.

Күшәр төп мәктәбендә дә күләмле эш башкарыла. Эш барышы турында мәктәп директоры Фәнис Хәкимҗановтан сораштык.
Махсус программа буенча мәктәп ашханәсе җиһазлары яңартыла һәм инженер сис­темалары алыштырыла. Җиһазлары гына зур суммага төшкән. Бу очракта без күзалларга өйрәнгән өстәлләр генә түгел, газныкы урынына яңа электр плитәләренә кадәр куела. Савыт-сабаны юып кую урынына кадәр каралган. Шулай ук электр җиһазлары, канализация дә яңартыла.


Ашханә персоналы өчен аерым киенү-чишенү, душ, бәдрәф бүлмәләре дә булдырыла. Бу хезмәтләр барысы да СанПиН таләпләренә туры китерелеп эшләнә.
Сер түгел, элек төп каршылык – нәкъ менә шунда була.


– Күпчелек таләпләр үтәлсә дә, әлегә 100 процент дип әйтеп булмый. Чөнки әле тикшерү килеп, объектны кабул итәргә тиеш. Әмма безнең өчен зур, мөһим ремонт булды бу, – дип сөенә мәктәп җитәкчесе.


Кыскача мәгълүмат 
Әлеге махсус программа нигезендә ел саен районыбызның берәр мәктәбендә ашханәләрне ремонтлау эшләре башкарылып килә. Күшәр төп мәктәбе чираттагысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев