Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыш бабай - Әтиемне кайтар бу кышта!

Күәм авылы кызы Айгөл Баһавиева Кыш бабайга хат яза.

Бүген Кыш бабайга мин хат яздым,
Зур кәгазьгә яздым, тутырып.
Кыш бабайның эше күптер хәзер,
Хатлар укый микән, утырып?
Кызлар кебек, рәсем төшермәдем,
Мин зур инде, әни «егет», ди.
Әти кебек булачакмын үскәч,
Бер дә куркаклардан түгел мин.
Хатымны да озак уйлап тормый,
Туп-турыдан булдым башларга.
«Бабай», дидем, «әти минем ерак,
Кайтыр микән, димен, кышларга?»
«Әни көн дә, рәсемеңә карап,
Саулык сорый аңа Ходайдан.
Бабакаем, син бит, булдырасың,
Кайта алмас микән, бер айдан?
Сиңа рәхәт, бабай, син туңмыйсың
Итегең бар, җылы толып та.
Минем әти меңнәр чакрым үтеп,
Өшеп ята салкын окопта.
Бер атнага тик бер хәбәр килә,
Телефоннар анда тотмыйлар.
Әни әйтә, анда балакаем,
Күзне ачып кына йоклыйлар.
Әни күрмәгәндә генә кайчак,
Телефонын аның алам да,
Бер үк саннар җыям кызу-кызу
Жавап кына юк шул, һаман да.
Әни, миңа тәмле конфет алса,
Мин ашамыйм аны, Кыш бабай.
Әтиемә бер тартмага җыям,
Саран малай түгел мин, алай.
Әти кайткач, бергә укырбыз, дип
Хәрефләрдән сүзләр өйрәндем.
Сиңа менә бүген хат та язам,
Укый, яза, саный беләм мин.
Бабакаем, минем бар да яхшы,
Бетсен генә бары сугышлар.
Тик бер генә теләк язам, бабай,
Әтиемне кайтар бу кышта!».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев