«Лада» йөртүчесе төнлә җәяүлене бәрдереп үтергән
Хәбәрләр

«Лада» йөртүчесе төнлә җәяүлене бәрдереп үтергән

«Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән.

Чаллы – Водозабор – Новый бистәсе автоюлының беренче чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән.

Татар-информ язганча, җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


Нет комментариев