Һәлакәт урынын ташлап китмәгез!
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 30 ноябрь – 6 декабрь аралыгында район юлларында барлыгы 27 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Тугыз йөртүче – номерлары пычрак булганга, икесе – иминият полисы булмаганга, җидесе – куркынычсызлык каешларын такмый йөргәнгә административ җәзага тартылганнар. Бер йөртүче юл фаҗигасе килеп чыккан урынны ташлап киткән, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, андыйларга суд карары нигезендә, бер елдан алып ел ярымга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки 15 тәүлеккә “арест” яный. Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бер вак юл һәлакәте дә теркәлгән. Юлларда игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев