Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга җыеналар

Россия Фәннәр академиясе Россиядә мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга планлаштыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

2018 елдан илдә мәктәп дәреслекләре экспертизасы үткәрелми, элек Россия Фәннәр академиясе шөгыльләнгән булган. Бу проблема турында РФ Президенты Владимир Путинга Росси́я фәннәр академиясе җитәкчесе Геннадий Красников әйтте.

Красников бу мәсьәләне яңадан күтәрергә һәм дәреслекләр экспертизасын кире кайтарырга ниятләвен билгеләде.

«Әлбәттә, моның өчен хезмәттәшләр белән фикер алышырга кирәк», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев