Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?

Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү кесәгә шактый суга.

Җәйнең соңгы аена да кердек. Димәк, мәктәпкә дә озак алмады: 2-3 атнадан ялт итеп киенгән балалар мәктәпкә юл алачак.
...Без укыган заманда 1 сыйныфтан башлап 4кә кадәр бер формада, бер портфель белән йөри идек. Чөнки беренче сыйныфка барганда ул форма, ике-өч размер зур булып, капчык кебек асылынып торса, дүртенчегә инде җиңнәр-балаклар кыскарып, бер-ике размерга кечерәя иде. Хәер, ул вакытта барысы да бертигез киенә иде, бүгенге кебек түгел. Хәзер исә портфельләрнең ниндие генә юк. Мәктәп кирәк-яракларын сайлый башласаң, күзләр камаша. Ул дәфтәр, ручка, альбом, төсле карандаш кебек вак-төякне ала башласаң да игътибар үзгәрә генә төшә. Әти-әниләрнең кесәсе генә чыдасын. 
Әйе, бүгенге заманда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен шактый акча түгәргә кирәк. Мәктәп формасын да сатып алмыйча булмый, былтыргы  киемнәрнең күбесе я кыскарган, я туза башлаган. Кызганычка каршы, хәзерге киемнәрнең, шулай ук аяк киемнәренең дә чыдамлыгы бер сезонлык кына. 
Мәктәп формасы, физкультурага спорт киеме, беренче-икенче аяк киемнәре, сумкасы-башкасы – ала башлагач хәйран зур сумма чыга.
Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшүе турында райондашларыбыздан сораштык. 

Гөлшат (мәктәпкә бер баласы бара):

– Мәктәпкә бару өчен бар да әзер кебек. Пиджак чалбар белән 4000 сумга төште,  аяк-киемнәре – 3000 сум, сумка 1800 сум булды. Ел да аласызмы дип соравыгызга каршы, узган ел алган кыйммәтле сумка Яңа елга кадәр генә җитте, костюм-чалбарны ел да алмый булмый, тиз үсәләр. Шуңа күрә бик кыйммәтлесен карамыйбыз. Моннан тыш, спорт киемнәре, мәктәп кирәк-яраклары – барысы бергә 8000 мең сум тирәсенә чыкты. Әле ул суммага фән буенча алыначак өстәмә уку әсбаплары керми.

Фәридә (ике бала әнисе):

– Яңа уку елына кирәк-яраклар алдык инде. Кызга күлмәк 5900 сумга төште, туфли (аны икенче аяк киеме буларак та киячәк) – 1800, канцеляр товарлар 10000, кроссовка – 1500 сумлык булды. Узган ел алган сумка, спорт киеме әлегә ярый, шуңа аларын алмадык. Кызга якынча 20000 сум акча тотылды. Улым да мәктәптә укый. Малайга костюм – 6500, спорт чалбары – 1500, кроссовка – 1000, икенче аяк киеме – 900, ак һәм зәңгәрсу төстәге рубашкалар 3000 сумга төште, галстук – 700, канцтоварлар 15000 сум булды. Гомумән, икесенеке бергә 35000-40000 сумга чыкты.

Энҗе (өч бала әнисе):

– Мәктәпкә өч балам да укырга бара. Яңа уку елына кирәкле әйберләрне алдык инде. Бер балага 15 мең сумнан чыкты. Мәктәп формасын ике елга бер тапкыр алабыз. Ә мәктәп сумкасына килгәндә дүрт елга бер тапкыр алына. Товарларны кайда бар, шуннан алырга тырышам. Спорт киемнәрен балалар кибетләреннән алам, сыйфаты да яхшы. 

Алинә (биш бала әнисе):

– Өч балам мәктәпкә укырга, берсе балалар бакчасына бара. Кечкенәсе белән декрет ялында әлегә. Яңа уку елына кирәкле әйберләр алу өчен шәһәргә ике тапкыр барып килергә туры килде. Бер баруда гына барысын да алып бетереп булмады. Быел сумкалар алмадык. Күбрәк балаларга көндәлек киелә торган кием-салымнар гына алынды. Хәйран акча тотылды. Әйбер бәяләре бик кыйммәтләнгән.
Якынча гына исәпләсәң, бер баланы 20 мең сум тирәсенә киендерергә мөмкин икән. Әлбәттә, бу якынча гына язылган бәя. Бер балага ничек тә түзеп булыр, ә менә берничә баласы укырга барган әти-әниләргә җиңелдән булмаячак. Хәер, ничек кенә булмасын, баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк.

Бәяләргә килгәндә якынча шулайрак:
Костюм – 3500–7000
Ир бала күлмәге – 850-2000
Кызлар формасы – 3500-6000
Аяк киеме – 900-3500
Спорт костюмы – 2800-5000
Ак футболка – 600-1000
Гольфы – 350-700
Бантик – 300-500
Колготки – 400-500
Портфель – 1500-3500
Елларыбыз тыныч булып, балаларыбызга исән-сау укырга насыйп булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев