Мәскәүдә автобус һәм «Газель» катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 25 кеше зыян күргән
Хәбәрләр

Мәскәүдә автобус һәм «Газель» катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 25 кеше зыян күргән

Бүген иртән Мәскәүдә автобус һәм «Газель» катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 25 кеше зыян күргән. Бу хакта оператив хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте «Газель» йөртүчесе автобус полосасына күчкәндә була. Автобус, бәрелешүдән качарга тырышып, газонга чыга һәм реклама баганасына бәрелә.

Автобус йөртүчесе кабинада кысылып калган – коткаручылар аны махсус техника ярдәмендә чыгарганнар. Барлык зыян күрүчеләргә урында медицина ярдәме күрсәтелгән. Аларның бер өлешен хастаханәгә озатылган.

Татар-информ


Нет комментариев