Махсус операциядә катнашучы һәлак булса, тиешле түләүне балигъ булган баласы ала алачак
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган очракта түләүне алучылар санын киңәйтү мәсьәләсен карарга йөкләде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исемлек нигезендә, түләүләрне алучылар исәбенә кайбер очракларда балигъ булган балалар кертелергә мөмкин.
«<...> махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган (вафат булган) очракта бер тапкыр түләнә торган түләү алуга хокукы булган затлар исәбенә аның балигъ булган балаларын кертү (һәлак булучының гаилә әгъзалары булмаганда) турындагы мәсьәләне карарга», - диелә текстта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев