Районыбыз буенча бәйрәмнәр дәвам итә. Бигрәк тә балалар өчен.
27 декабрьдә Әтнә районы администрациясе, Әтнә районы мәдәният бүлеге һәм Әтнә балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең 3-7 яшьлек балалары өчен "Кыш Бабайда кунакта" дип исемләнгән интерактив чара уздырылды.
Биредә балалар Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар. Бергәләп биеделәр дә. Бала күңеле чиста ак кәгазь кебек, диләр. Кыш бабай белән очрашу да алар күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Нет комментариев