Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак
Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә җентекле анализ ясаганнан соң, Татарстанда җәмәгать туклануы өлкәсендә кертелгән чикләү чараларын йомшарту буенча хәлиткеч карар кабул итәчәк.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта «Татар-информ» агентлыгы журналистының соравына шулай дип җавап бирде.
«Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, аларга Президент исеменнән рестораторлар мөрәҗәгате урын алган хат килгән. Алар бу юнәлештә эшли», - диде Галимова.
Хөкүмәт аерым бер территориядәге санитар-эпидемиологик вазгыять өчен турыдан-туры җавап биргән орган буларак Роспотребнадзор тәкъдим иткән анализга нигезләнеп кенә тиешле карар кабул итәчәк.
«Әгәр берни дә янамаса һәм куркыныч булмаса, хатка уңай җавап биреләчәк. Әгәр шикләнү бар икән, карарны кичектерәчәкләр», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Бүгенге көндә санитар-эпидемиологик нормалар күзлегеннән караганда вазгыять үзгәрмәде һәм коронавирус йоктырган пациентлар буенча мәгълүматлар көн саен килә.
«Барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылыр һәм элеккеге кебек яши башлаячакбыз дип уйларга әле иртәрәк. Чикләүләр күпмедер вакыт гамәлдә булуын дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев