“Мин – укытучы” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Райондашларыбызны котлыйбыз. Афәрин!
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен игълан иткән иде.
Әлеге бәйгедә Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче, укытучы булып эшләүчеләр, яки эшләгәннәр катнаша алды.
7 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Мин – укытучы” Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды.
Комиссия әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:
Җиңүче дипломы белән бүләкләнәләр:
- Госманова Зөһрә, Әтнә районы Түбән Шашы авылы;
- Шакирова Әлфирә Индус кызы, Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы;
- Есенбаева Наилә Ислам кызы, Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылы;
- Рәсүлева Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш авылы;
- Мансурова Зөлфия Җәмил кызы, Башкортостан республикасы Бүздәк районы Каран авылы.
Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
- Баткаева Рәвилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикино авылы;
- Гыйльманова Миләүшә, Башкортстан республикасы Нуриман районы Яңа Субай авылы;
- Мәүҗетова Резедә Гайсә кызы, Тукай районы Новый поселогы;
- Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы;
- Борһанова Римма Нурмөхәммәт кызы, Әтнә районы Күәм авылы;
- Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы, Балтач районы Югары Шубан авылы;
- Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы, Теләче районы Иске Җөри авылы;
- Хәйретдинова Ләйсәнә Вазих кызы, Казан шәһәре Идел буе районы.
Бүләкләү тантанасы 11 октябрь көнне 12:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38 йорт)булачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев