Миңнеханов Казан аэропортында Филиппин Президентын каршы алды
Татарстан башкаласына Россия – Көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Филиппин Президенты Фердинанд Маркос-кече килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан халыкара аэропортында сәясәтчене Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Филиппин быел АСЕАН рәисе булып тора. Саммит кысаларында Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин лидерының аерым очрашуы булырга тиеш (аны элегрәк Филиппин ягы сораган иде).
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев