Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наил Сабировны соңгы юлга озаттык

Хәтерләрдән мәңге җуелмас, исеме - үлемсез. Әтнә халкы тагын бер олуг шәхесе белән хушлашты.

Наил абый Сабиров бүген туган авылы Дусым зиратында җирләнде. Авыл башыннан үзе төзеткән мәчет янында якыннары, авылдашлары, дуслары, җитәкчеләр һәм бик күп кунаклар каршы алып, озатып калды.

Наил абый Дусым авылын ятим калдырып китте. Ул һәр йортта көтеп алынган кадерле кунак иде. Авылның киләчәген кайгыртып яшәде. 

Сабиров Наил Закир улы 1932 елның 22 августында  Әтнә районы Дусым авылында урта хәлле  крестьян гаиләсендә туган. 1940-1950 елларда Дусым башлангыч, Күәм җидееллык һәм Олы Әтнә урта мәктәпләрендә укый. Читтән торып Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын 1950 елда һәм Түбән Көек җидееллык мәктәбендә немец теле укытучысы буларак башлый. 1952-54 елларда Ары  җидееллык мәктәбендә укыта, 1954 елда ул ВЛКСМ Әтнә район  комитетының II секретаре итеп сайлана, ә 1957-1960 елларда ВЛКСМ райкомының I секретаре булып эшли. 1960 елны КПСС райкомы тэкъдиме белән «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлыйлар әм ул 34 ел уңышлы рәвештә колхоз белән идарә итә.

Ләлә апа белән өч егет тәрбияләп үстерәләр. Алар хәзер барысы да республиканың дәрәҗәле, абруйлы кешеләре.

Наил Закир улы Сабировның тырыш хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан лаеклы бәяләнде. Ул «Почет билгесе» ордены, бик күп медальләре, күп санлы мактау кәгазъләре, дипломнар белән бүләкләнде. Районда аңа беренчеләрдән булып РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

Әтнә районыбызда гына түгел, республикабызда да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакалыбыз иде Наил абый. Аның кешегә эшләгән яхшылыгы онытылмаслык, утемле киңәшләрен файдаланмаган кеше юктыр. Барлык савапларыгыз сезне каршы алсын. Урыныгыз җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев