Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә
Хәбәрләр

Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә

Татарстанда ноябрьнең беренче атнасы кыска эш атнасы булачак.

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр эшкә өч көн — 2, 3 һәм 5 ноябрьдә генә чыгарга туры киләчәк.

3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. 7 һәм 8 ноябрь дә ял көннәре булачак.

Шулай итеп, татарстанлыларны ноябрь башында өч эш көне һәм биш ял көне көтә.

 Шәһри Казан


Нет комментариев