Бер очрашу - бер гомер
Соңгы хәбәрләр

Бер очрашу - бер гомер

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Шашы мәктәбендә «Очрашу - үзе бер гомер» дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Мәктәпкә өлкән яшьтәге укытучылар, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр алдан ук чакырылды. Без чакыруны бик теләп кабул иттек.

Очрашу мизгелләре: һәрберебезнең йөзендә шатлык нуры балкый. Шул шатлык белән бергә күңелләр тулып китә. Очраштык, күрештек, хәлләр белештек.
Әйе бик тырышып әзерләнгәннәр бу кичәгә мәктәп.
Иң беренче сүз мәктәп директоры  Нигъмәтҗанов Раниф Хәниф улына бирелде.

Ул  килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, аларга киләчәктә исәнлек- саулык, бәхетле, тыныч тормыш теләде, кунакка килүебезгә зур рәхмәтен белдерде. Аннан соң эстафетаны укытучылар һәм укучылар коллективы кабул итеп алды. Алар бик матур концерт  күрсәттеләр. "Безнең укучылар, безнең укытучылар!" дип горурланып утырдык. Үзләре матурлар һәм бар яктан да килгәннәр.

Укыту-тәрбия процессында да тырыш алар. Концерт өлешен укытучы Гөлнара Корбанова белән 8 сыйныф укучысы Фәйзрахманов Илшат алып бардылар. Аларның теләкләрне шигырь юлларына салып житкерүләре күңелләргә бик хуш килде. Концерт җырлар һәм биюләр белән аралашып барылды.

Укытучы кызлар ансамбле,  укытучылар Сәләхов Илнур, Мифтахова Рәфинә, Әхмәтшина Айгөл башкаруындагы җырлар үзәкләрне өзәрлек булып истә калды. Ә инде нәфис сүз остасы укытучы Зөлфия Сәлахованың   шигырь юллары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Укучы балалар да сынатмадылар. Укучылар Таҗиева  Айзилә, Галимова Филсинә, Галимҗанов  Илфир, Шәйхиев  Тимурлар башкаруындагы  искиткеч биюләреннән ак көнләшү белән көнләшеп тә утырдык әле. Шулай ук бәйрәмдә Яңа Шашы мәдәният  директоры Сәләхетдинов Рамазан  да катнашты. Ул яраткан җырларын башкарды. Аңа  кушылып без дә җырладык.

Концерттан соң сүз өлкәннәребез-ветераннар советы рәисе Гайнуллина Надия апай, укытучылар Җиһаншина Венера апай һәм Җәүдәт абый Фәйзрахманов абыйларга бирелде. Алар барлык кунаклар исеменнән мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр. Җәүдәт абый үзе иҗат иткән шигырен бүләк итте. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Монда инде өлеш керткән һәр кешенкң тырышлыкларын әйтми мөмкин түгел.
Телне йотарлык ризыкларын авыз иткәндә вакыйгалар, алдагы еллар истәлекләре дә искә төшерелде.
Бәйрәм тәмам. Без күпкә яшәреп, өйләребезгә кайтып киттек. Әле күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр. Барысы өчен дә олы хөрмәтебез сезгә,  Яңа Шашы коллективы. Безне шулай зурлап олылавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә зурласын. Алдагы елларда да шулай матур очрашулар насыйп булсын.
Барлык өлкәннәр исеменнән Наилә Сөләйманова


Нет комментариев