Олы Мәңгәр авылында күркәм чара
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авылында күркәм чара

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Хабил Ибраһимов үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Хабил Ибраһимов үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Шундый матур дата уңаеннан аны район башлыгы Рөстәм Хисамиев, күмәк хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Хәлимә Закирова котладылар.
 
Хабил абый 1936 елның 25 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алганнан соң, ул күмәк хуҗалыкта атлар карауда хезмәт юлын башлый. Ул сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, фидакарь буын вәкиле. Тормыш иптәше Сәвия апа белән икесе дә тырыш хезмәтләре өчен "Атказанган колхозчы" дигән мактаулы исемгә лаек булганнар. 
 
Бүгенге көндә Хабил абый килене Гөлнур, улы Илһам гаиләсендә, оныклары һәм оныкчыклары әйләнешендә бик матур гомер кичерә. 
 
Үзен котларга килүчеләргә юбиляр олы рәхмәтен җиткерде. Һәм хезмәт юлын искә алып:
- "Эш кешене кеше итә. Ял да ал да белмәдек. Шуның нәтиҗәсен күреп, бүгенге көндә тоеп, туар һәр таңга куанып, газиз якыннарым янәшәсендә рәхәт гомер кичерәм", – диде.. 
 
Аның бу сүзләре яшь буынга үрнәк булырлык!


Нет комментариев