Олы Мәңгәр мәдәният йортында «Әтием - горурлыгым» исемле мәдәни-спорт кичәсе узды
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр мәдәният йортында «Әтием - горурлыгым» исемле мәдәни-спорт кичәсе узды

Кичәнең максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтиләрнең җәмгыятьтәге ролен күрсәтү һәм аларга рәхмәт белдерү.

Олы Мәңгәр мәдәният йортында «Әтием - горурлыгым» исемле Әтиләр көненә багышланган, бик матур мәдәни-спорт кичәсе узды. 

Бәйрәмнең спорт өлеше бик кызыклы булды. Әтиләр һәм балалар арасында төрле спорт ярышлары уздырылды. Алар көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Ярышларда җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Әтием – горурлыгым» кичәсе барысының да күңелендә җылы һәм якты хатирәләр калдырды. Мондый чаралар гаиләләрне тагын да ныгыта, ата-аналарны хөрмәт итәргә өйрәтә.


Нет комментариев