Олы Мәңгәр зиратына матур капка куелды
Капканы эшләүдә исемен исемсез итеп калдырырга теләгән бер гаилә изге нияттән чыгып, матди ярдәм белән булышкан.
Байтак еллардан бирле юл өстендә булуы, бигрәк тә, машина белән теләсә ничек йөрергә мөмкинлек бирүе белән эчне пошырып торган ике багана арасы, ниһаять, капкалы булды. Гади генә түгел, зур, матур, дөресен генә әйткәндә, җәннәт капкасының үзе диярсең. Бөтен җирне матурлап, чистартып мәш килгән чорда авылга үзенә бер ямь биреп куйды ул.
Капканы эшләүдә исемен исемсез итеп калдырырга теләгән бер гаилә изге нияттән чыгып, матди ярдәм белән булышкан. Аны эшләгән оста куллы тагын берәүгә - әнисе Олы Мәңгәрнеке булган Зөлфәт Абдуллинга да авыл халкы бик рәхмәтле. Хезмәте кергән өлешне авылга үзеннән ярдәм итеп багышлаган ул. Үз игелекләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Авылны матурлауга зур өлешен керткән, бар әйбернең артыннан йөреп булдырган авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатованың да хезмәте зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев