Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Мәңгәрдә янгын: фаҗига – аяк астында

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Сәләхетдиновлар гаиләсе зур бәлагә дучар булды.

Татар халкында “Карак керсә – берне ала, янгын керсә берни калмый”, дигән гыйбарә бар. Кызганыч, бу очракта әлеге гыйбарә үзенең хаклыгын тагын бер кат исбатлады. Бер гаиләдә яшәүче 4 кеше – гаилә башлыгы Рафис, хуҗабикә Рәзинә, уллары Рәсим һәм Раяз бернисез калдылар. Бүгенге көндә балаларның өлкәне – Олы Әтнәдә яшәүче Рамазан Сәләхетдинов йортында сыенган алар.

– Кыш уртасында, шушы суыкта бернәрсәсез калдык бит. Коточкыч зур сынау бу, – ди Әкият иле» курчак театры җитәкчесе, Олы Мәңгәр авылы халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов.

Бу хакта сорашкач, берара сүзсез торды ул. Авыр минутлар тулы хатирәләрен барлады бугай.

17 декабрь иртәсендә иртәнге 5ләрдә дару эчәргә дип тора ул. Алдагы көнне бераз салкын тидерә – борыны томаулап тора. Шул сәбәпле, күрәсең, көйгән-янган ут исләре сизми. Дару эчеп кабат ятарга җыенганда, улы Раяз атылып чыга:

– Янабыз бугай, арткы яктан төтен чыга дип шалтыраттылар, – дип сөрән сала.

 Хуҗа башта югалып та кала, ул арада гаиләдә барысы да сикереп торалар. Әлбәттә, киенеп тә тормастан ишегалдына чыгып чабалар. Мун­чаларына ут капкан. Ә мунча – сарайга, сарай өйгә терәп салынган.

Дөрләп ятучы мунчага чиләкләп су сибә башлыйлар. Чөнки янгынның сарайга сикермәве кирәк. Тик дөрләгән янгынны чиләкле су туктатамы инде ул! Ялкын телләре янәшәдәге төргәкле печәннәргә сикерә, шунда сарай да яна башлый.

Бу вакытта хуҗаның башына: “Мал- -туарны коткарырга кирәк”, дигән уй йөгерә. Һаман да шул эчке күлмәктән генә сарай эченә йөгереп керә, мал-туарны чылбырларыннан ычкындыра.

– Куып та, сугып та карадым, чыгарып булмады, – ди.

Әйтүенчә, бу очракны кат-кат күз алдыннан кичергәч, аңлый. Күрәсең, ишегалдында дөрләгән уттан куркалар маллар. Хәер, көн яктысында, суярга алып чыкканда да сугымлыкның башына капчык киертәләр бит. Шулай эшләргә кирәк булган, тик ул вакытта башка киләме ул уй... Кышкы суыкта өскә-башка кимичә генә йөрү шул вакытта гына үзен сиздерә. Тиз генә өстенә кияргә дип өенә йөгереп керә ул. Шунда эленеп торган кышкы киемнәрне эләктереп чыга. Ә инде өйдәге документларны алырга дип кабат кергәндә, өй эчен дә төтен каплап алган була. Кинәт килеп чыккан бәладән каушау үзенекен итә.

– Бер генә мал-туарны да, хәтта тавыкларны коткара алмадык. Сугым үгезләр дә, буаз тана да янып юк булдылар, – дип өзгәләнә.

Янгын башланып 20 минут узуга ук янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

– Мунчаны кырыйга эттереп куйсалар, өй янмыйча калыр дип өметләндем. Әмма мунча өйгә кушылып урнашкан шул, янгын йортны бик тиз камап алды, – ди.

Ә килгән зыянны санап бетерерлек түгел. Сарайдагы мал-туар һәм йорттагы җиһазлар гына да искиткеч зур бәяләр тора.

Рафис үзе нык пешкән-янган, үз- -үзен белештермичә янган йорт-җир янында була. Җәмәгате Рәзинә сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләрдән алда утка ыргыла, аларга ярдәм итәргә омтыла. Ахыр чиктә аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып китәләр. Инде савыгып кайткан ул, тик әле дә янган йорт нигезе янында бөтерелә икән.

Шулай кинәт кенә бернәрсәсез калган гаилә бик кыен хәлдә бүген. Утның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү бара, Сәләхетдиновлар үзләре мунчадагы ут чыбыкларыннандыр дип фаразлыйлар.

Әтнәдәге МЧС җитәкчесе Айнур Фазуллин:

– Барысы 5 янгын сүндерү машинасы шунда булдык. Барыбыз да тиешенчә эшләдек. Рәхмәт, тирә-як авыллардан да килделәр, – диде.

 Кайберәүләр сөйләгәнчә түгел, сулары да булган, хәтта Олы Мәңгәр гидран­тыннан су алган­дагы басымга да зарланмады ул. “Электән 50ле торба аша килә ул”, – дип өстәде.

Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова да андый вакытта төрле сүз күп булуын телгә алды. Шунда ук газета укучылардан Сәләхетдиновларга ярдәм курсәтүдә актив булуларын үтенде. Бәхәссез, безнең халык гаять ярдәмчел, эчкерсез, “Ил төкерсә, күл була” гыйбарәсенең мәгънәсен яхшы аңлый.

 Райондашлар, якташлар, дуслар! Әйдәгез, ихлас ярдәм кулыбызны сузыйк. 89503149875 номеры Рәзинә Сәләхетдинованың “Ак Барс” һәм “Сбербанк” карталарына беркетелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев