Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Кәримова Сөембикә Гатау кызының 2 гыйнварда 70 яшьлек юбилее!
Хәбәрләр

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Кәримова Сөембикә Гатау кызының 2 гыйнварда 70 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Без сине бәйрәмең белән котлый­быз. Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сә­ла­мәт­лек­тән аермыйча, балаларыңның кадер-хөр­мәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, бә­хет­ле озын го­мерләр кичерүләреңне телибез.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет – син булгач.
Гомерләрең озын булсын әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән балаларың Илнур, Гөлназ, Ризван, Камил.

 


Нет комментариев