Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отчет - сайлау конференциясе булып утте

Бүген, ягъни 15 нче декабрь көнне “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстан төбәк Әтнә җирле бүлегенең отчет - сайлау конференциясе булып утте.

Соңгы 5 ел эчендә булган эшчәнлеккә отчет бирелеп, киләсе 5 еллыкка максатлар куелды.

2021 нче елда “Обзвон” , “Мобилизация” “Верх”проектында актив катнашып, алдагы урыннарны яулауга ирешкән, бетмәс төкәнмәс мәшкатьләрне зарланмыйча, сүз тыңлап, вакытында үз хезмәтләрен башкарган башлангыч партия оешмаларында дәрәҗәсе булган, халыкка якын булып, аларнын тормышы белән яшәгән авыл җирлеге башлыкларына, секретарьләргә рәхмәт белдерелде.

Шулай ук җирле бүлекчәгә секретарь итеп янәдән районыбыз башлыгы Хакимов Габделәхәт сайланды. Һәр юнәлештә эшчәнлекне алып бару өчен 10 кеше билгеләнеп, сәяси совет членнары яңартылды. Җирле бүлекнең башкарма секретаре вазифасын үтәүне Мөхәммәтгалиева Равилә дәвам итәчәге ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев