Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» автоюлын ачты

Россия Президенты Владимир Путин бүген видеоэлемтә аша 810 км озынлыктагы М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасын ачты. Хәрәкәтне Түбән Новгород өлкәсендә һәм Татарстанда төзелеп беткән участокларда башладылар.

Татарстанда автомобиль юлының сигезенче этабы ачылышында узган тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

Чара барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеоэлемтә аша дәүләт башлыгыннан «Көнчыгыш» автомагистрален ачуга рөхсәт сорады. «Владимир Владимирович, автомобиль юлының барлык участокларында хәрәкәтне ачарга һәм Казанда яңа трасса буенча автоузыш колоннасының хәрәкәтен дәвам итәргә рөхсәт итегез», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

«Аллаһка тапшырдык. Рөхсәт итәм», — дип җавап бирде Путин.

Шуннан соң ачылган участоклар буенча зур йөк машиналары колоннасы узды.

М12 тизйөрешле автомобиль юлы — Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр 12 мең км озынлыктагы «Россия» транспорт маршрутының бер өлеше. Трасса Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрен, Татарстан һәм Чувашияне берләштерә.

Татарстанда юл Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Аның озынлыгы республикада 142 км тәшкил итә.

Мәскәү-Казан транспорт коридоры төзелеше сигез этапка бүленгән. 2022-2023 елларда Мәскәүдән Арзамаска кадәр хәрәкәт ачылды. Быел ноябрьдә Татарстан һәм Чувашиягә туры килә торган 153 км автомагистраль эшли башлады. Аерым алганда, безнең республикада җиденче этап ачылды.

Бүген калган участокларда хәрәкәт ачылды. Алар — Түбән Новгород өлкәсендәге бишенче һәм алтынчы этап, шулай ук Татарстанда сигезенче этап. 2024 елда — Екатеринбургка, ә аннан Төмәнгә кадәр хәрәкәт ачылыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев