Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү турындагы законны имзалады

Полиция хезмәткәрләре тоткарлау өчен торакка һәм башка биналарга үтеп керә алачак.

Россия Президенты Владимир Путин полиция вәкаләтләрен киңәйтә торган законны имзалады. Тиешле закон хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре хәзер тоткарлау өчен торакка һәм башка биналарга үтеп керә, шулай ук биналарны һәм территорияне камап ала ала. Аларга каршылык күрсәтми башлагач кына, үзләренең кем икәнен әйтергә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, полицейскийлар хәзер кеше тормышын саклап калу яки шикләнелүчеләрне тоткарлау өчен машиналарны ача ала. Әгәр корал, наркотиклар яки урланган предметлар булуда шик туса, алар кешеләрдән фамилиясен, исемен һәм атасының исемен атавын таләп итә, шулай ук аларны, аларның әйберләрен һәм автомобильләрен тикшерә алачак.

Шул ук вакытта закон текстыннан полицейскийларны хезмәт вазифасын башкарган вакыттагы гамәлләре өчен җаваплылыктан азат итә торган, шулай ук тоткарланучы хезмәткәр янына килергә омтылганда ут ачарга рөхсәт иткән нигезләмәләрне алганнар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-12-2021/putin-politsiya-hezm-tk-rl-rene-v-kal-tl-ren-ki-yt-turyndagy-zakonny-imzalady-5845649

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев